|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Пресса
|
|
Үзешчән композитор, «Сәвәләй» керәшен фольклор җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Виталий Агаповка карап уйга каласың. Дөньясы түгәрәк, бар нәрсәсе җитеш бу егетне көн саен диярлек Чаллыдан кайтып йөреп, туган авылы Сәвәләйдә фольклор ансамбле оештырырга, аны барлы – юклы бер ел эчендә киң җәмәгатьчелеккә танытырга, җырлар иҗат итәргә кем, нәрсә мәҗбүр итә? |
|
|
|
|
Совет хакимияте елларында күп кенә халыкларның мәдәнияте, сәнгате, гореф – гадәтләре югалу дәрәҗәсенә җиткән иде. Аз санлыларының исемен Кызыл китапка кертергә генә калды. Шул китапка язылмас өчен, алдынгы карашлы, милли җанлы кешеләо армый – талмый көрәштеләр һәм бүгенге икътисадый авыр заманда да, матди чыгымнар белән хисаплашмыйча үз халкына хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Чаллы шәһәрендә яшәвенә карамастан, үзенең туган авылы Сәвәләйдә (Зәй районы) керәшен фольклор ансамбле оештырырга көчен һәм вакытын кызганмаган милләттәшебез – Виталий Агапов шундыйларның берсе. |
|
|
|
|
Зәй районы Сәвәләй авылы тышкы күренеше белән әллә ни күзгә ташланып тормый. Шулай да авыл хакында еш ишетергә туры килә. 350 гә якын хуҗалыгы, матур табигате бар аның. 350 еллык бай тарихы да шактый үзенчәлекле, кызыклы. Шушы Сәвәләйдән генә 2 академик, 3 профессор, 4 фән докторы чыккан. Әле башка күренекле, алдынгы, югары урыннарда эшләүчеләрне дә саный китсәң, билгеле инде, бармаклар гына җитәрлек түгел. |
|
|
|
|
Узган елның 23 декабрендә «Октябрь» Мәдәният сараенда, мәгълүм булганча, керәшен фольклоры җыр һәм бию ансамбле концерты булып узды. Аны районыбызның Сәвәләй авылы үзешчәннәре куйды. Концертны шул авыл кешесе, үз халкының мәдәниятенә гашыйк, гореф – гадәтләрен чын күңелдән яратучы, үзе дә җыр – биюгә сәләтле, талант иясе, музыка һәм җырлар иҗат итүче Виталий Агапов хәзерләде. |
|
|
|
|
Казан телевидениясе әзерләгән һәм июль аенда тамашачыга күрсәтелгән «Мәләкәстә Питрау бәйрәме» дигән тапшыруны керәшен авылларыннан гына түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә яратып карадылар быел.
Керәшен җырлары, моңнары – рухи хәзинә, моңа кадәр өйрәнелмәгән диярлек бетмәс – төкәнмәс байлык ул.Онытыла язган, күпләр ишетмәгән, белмәгән моңнар, җырлар бихисап күп икән әле. |
|
|
|
|
Ни один вечер у наших бабушек и дедушек, прабабок и прадедов не обходился без веселой игры гармошки, задорных плясок, вечерних игрищ. Гармонист всегда был первым парнем на деревне. Жаль, что все это позабылось, и на смену ночным посиделкам пришли шумные дискотеки под грохот магнитофона и ослепляющую цветомузыку. И все – таки есть еще деревни, где не забыли народные песни, старинные обряды и обычаи, где возрождаются фольклорные ансамбли. |
|
|
|
|
Әйе, керәшен җырлары, моңнары – хәзинә, бетмәс – төкәнмәс байлык. Моның шулай булуына Менделеев районы, Иске Гришкино авылында уздырылган Тройсын (ягъни Троица) бәйрәмендә булып кайткач, тагын бер кат инандым. Әле без, керәшеннәр, үзебез дә белеп бетермибез бу турыда. Ишетмәгән, белмәгән моңнар, җырлар тулып ята икән бит. Мин шул хәзинәнең бер генә читен булса да ачып, халыкка, дөньяга тартып чыгаручыларга чиксез рәхмәтлемен. |
|
|
|
|
Зәй шәһәренең хакимият бинасы алдында зур җанлылык. Бүген монда «Татар моңы - 93» бәйгесе була.Мондый бәйге беренче мәртәбә 1989 елда үткәрелгән иде, һәм инде традициягә әверелеп, хәзер ел саен үткәрелә башлады. Ел саен ул күңелдә матур – матур сәхифәләр калдыра. |
|
|
|
|
|