Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Җырлыйсы җырлары алда әле
02 апреля 1994 г.

    Совет хакимияте елларында күп кенә халыкларның мәдәнияте, сәнгате, гореф – гадәтләре югалу дәрәҗәсенә җиткән иде. Аз санлыларының исемен Кызыл китапка кертергә генә калды. Шул китапка язылмас өчен, алдынгы карашлы, милли җанлы кешеләо армый – талмый көрәштеләр һәм бүгенге икътисадый авыр заманда да, матди чыгымнар белән хисаплашмыйча үз халкына хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Чаллы шәһәрендә яшәвенә карамастан, үзенең туган авылы Сәвәләйдә (Зәй районы) керәшен фольклор ансамбле оештырырга көчен һәм вакытын кызганмаган милләттәшебез – Виталий Агапов шундыйларның берсе.



        Ансамбльнең оешуына әле бер генә ел вакыт үткән. Әмма ул инде керәшеннәр күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә диярлек булып, милләттәшләребезгә үзенең җыр – моңнарын бүләк итәргә өлгергән.Виталий белән танышу бәхетенә мин шәһәр мәдәният үзәге оештырган кичәдә ирештем. Һәм әйтергә кирәк, бу мөлаем гына, чибәр ир – егеттәге талантка, аның музыкаль сәләтенә исем – акылым китте. Әйе, шөкер, һәммәсе дә бар безнең халыкта, һәммәсе дә җитәрлек: әйбәт җырлар да, аларны оста башкаручылар да. Виталий башкара торган җырларның сүзләре дә, көе дә үзе тарафыннан язылган. Сәхнәдәге иҗат юлы кыска булуга карамастан, ул инде унсигез җыр иҗат итәргә өлгергән. Аның тарафыннан язылган җырларның Зөһрә Шәрифуллина һәм Гөлдания Хәйруллина кебек танылган җырчыларның репертуарына кертелүе генә дә, авторның көйләр чыгаручы буларак дәрәҗәсенең шактый югары икәнлеген күрсәтүче дәлил булып тора. Күптән түгел Әлмәттә булып узган җыр бәйгесендә Виталий тарафыннан язылган «Кызыл миләш» дип исемләнгән җыр Нәсимә Галимҗанова башкаруында икенче урынга лаек дип табылган. Автор үзе язган җырларны оста итеп башкара да белә. Ул сәхнәдә үзен авыл урамында җырлап баручы егет кебек иркен тота. Һәр көйне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәнчә җырлый.
Кызганычка каршы, соңгы елларда музыкага килгән яшьләрдә Көнбатыш тәэсире үзенең йогынтысын сиздерә. Шуның нәтиҗәсендә милли моңсыз, кыска гомерле, көйсез җырлар күбәеп китте. Аларның күбесе коры шау – шуга, ярымшәрә хәлдә сәхнәдә барабан тавышы астында үрле – кырлы сикерүгә корылган. Әллә каян читтән кергән тәэсиргә бирелеп «мин сине яратам!» дип күпме генә кычкырсаң да, ул кыргыйларча акырган авазга беркем дә сине ярата башламаячак.
Виталий җыр язганда һәм башкарганда бу тискәре сыйфатларны үзенә корал итеп алмаган. Аның тарафыннан язылган җырларның үзләренә генә хас борынгылык аһәңе, тирән моңы, үзенчәлекле матур бизәкләре күңелгә хуш килә. Алар бер – берсенә һич тә охшамаганнар, һәркайсы үзенә генә хас хисләр уята. «Зәй буе шомыртлары»н тыңлыйсың икән, хыялың сине көмештәй саф сулы Зәй – су буйларындагы болыннарга, туган якларга алып китә. Шулай ук көйләрнең кайберләрендә яшьлек дәртен, йөрәк ашкынуын да сизәсең.
-         Ни өчен Сез утызга җиткәч кенә көйләр яза башладыгыз? – дигән
Сорауга Виталий:
-         Агач та бит утырткан көнне үк җимеш бирә башламый. Аның 
өчен агачның кышкы салкыннарга бирешмәве, күпмедер вакытлар үтүе сорала. Минем белән дә шундый ук хәл. Иҗат җимешләрем утызда гына өлгерде, - дип җавап бирде.
Соңгы вакытта, кызганычка каршы, кайбер «галим - галәмәләр» тарафыннан татарны керәшенгә, мишәргә бүлеп, аның үткән тарихы юлына ревизия ясарга теләүчеләр күренгәли. В.Агапов мондый сафсаталарга үзенең чыгышы вакытында ярыйсы гына катгый җавап бирде. «Дөньяда күп милләтхалыклары төрле дин тота, әмма аңа карап, милләт булудан туктамый. Димәк, татар милләте турында сүз алып барганда, аны мишәргә, керәшенгә булу бөтенләй урынсыз. Телебез татар булгач – татар инде без!» - диде ул.
В.Агапов тарафыннан оештырылган керәшен фольклор ансамбле шушы көннәрдә Зәй шәһәрендә үзенең берьеллык иҗат кичәсен уздыра. Әлбәттә, бер ел ул озын гомер түгел. Әмма киләчәктә дә ансамбль һәм аның җитәкчесе халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын үстерү өстендә зур өлеш кертәсенә ышаныч баглап, аларга озын юл, иҗади уңышлар теләп каласы килә. Җырлыйсы җырлары, дан – шөһрәт казанасы көннәре алда әле аларның.
 
Әбүзәр Зарипов.
«Таң йолдызы» 2 - 9 апрель, 1994 ел.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam