Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Моңнары өзә үзәкне
21 июля 1993 г.

    Әйе, керәшен җырлары, моңнары – хәзинә, бетмәс – төкәнмәс байлык. Моның шулай булуына Менделеев районы, Иске Гришкино авылында уздырылган Тройсын (ягъни Троица) бәйрәмендә булып кайткач, тагын бер кат инандым. Әле без, керәшеннәр, үзебез дә белеп бетермибез бу турыда. Ишетмәгән, белмәгән моңнар, җырлар тулып ята икән бит. Мин шул хәзинәнең бер генә читен булса да ачып, халыкка, дөньяга тартып чыгаручыларга чиксез рәхмәтлемен.


    Иске Гришкинодагы бу бәйрәмгә Казан, Алабуга, Чаллы, Зәй, Удмуртиянең Грахов районы керәшен җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде. Алар арасында танылган җырчыларыбыз Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Чаллыдан «Керәшен сүзе» газетасының учредителе Н.Антонов, Грахов районы администрация башлыгы Б. Колпаков һәм башкалар булды.
Бәйрәм алдыннан авыл мәдәният йортында җыелыш булып алды. Аны Азин исемендәге совхоз директоры Вәлирахман Хәсән улы Газимов ачып җибәрде. Анда Казаннан М.Глухов, Алабугадан Л.Григорьева, Н.Григорьев, Чаллыдан Н.Антонов, Иске Гришкино урта мәктәбе директоры И.Камашев чыгыш ясады.
Җыелыштан соң фольклор концерты булды. Концертны, әлбәттә, бигәшлеләр (Гришкиноны авыл халкы шулай атый) үзләре башлады. Удмуртиянең Грахов районы, Тылавай. Пурим авылларыннан килгән вәкилләрнең чыгышлары да игътибарга лаеклы. Аларның җырларының да үз якларына гына хас төсмерләре бар.
Зәйдән килгән Сәвәләй фольклор коллективы чыгышын мин керәшен җырларыннан торган чәчәк букетына тиңлим. Коллектив керәшеннәр яши торган төрле төбәкләрдәге моңнарны җыйган да, шулардан композиция төзеп, тулы бер концерт әзерләгән. Борынгы моңнар күңелнең иң тирән почмакларына үтеп керә, тәннәр чымырдый, көй дөньясы, тулып – ташып, кешене икенче, борынгы чорларга алып китә. Кан аша бирелүче хисләрне, кеше йөрәгендәге буыннан – буынга күчә баручы тойгыларны уята бу җырлар. Зәйләр залдагыларны тәмам әсир итеп, җырлары белән халыкка кемлекләрен исенә төшерделәр, иң изге хисләрне уяттылар.
Бу бәйрәм онытыла баручы җырларыбызны, гадәтләребезне яңартты. Язмамны Г. Ибушев сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Мондый бәйрәмнәр җанга рәхәтлек бирә. Алар безне тарихыбызга әйләнеп карарга мәҗбүр итә».
Л. Григорьева.
«Ватаным Татарстан» 21 июль, 1993 ел.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam