05 апреля 1994 г.
Үзешчән композитор, «Сәвәләй» керәшен фольклор җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Виталий Агаповка карап уйга каласың. Дөньясы түгәрәк, бар нәрсәсе җитеш бу егетне көн саен диярлек Чаллыдан кайтып йөреп, туган авылы Сәвәләйдә фольклор ансамбле оештырырга, аны барлы – юклы бер ел эчендә киң җәмәгатьчелеккә танытырга, җырлар иҗат итәргә кем, нәрсә мәҗбүр итә?
Әлеге дә баягы шул идея, җырда җырланган хәсрәт. Бу очракта, туган теле, туган халкы, туган ягының югалып баручы моңнары турында балачактан күңелдә йөргән олы, изге хәсрәт, исәп. Шул җанына газиз көй – моңнарны саклап калу хәсрәте аны бер ел элек ансамбль оештыру теләге белән авылына кайтара. Киңәш - табышны ул биредә кора. Һәм олы – олы апалар Евдокия Агапова, Татьяна Кудряшова, Евдокия Фомина, Анна Белышева, Пелагея Москова, Анна Слепцовалар аның бу теләоешаген күтәреп алалар. Яшьләр дә «кабына». Шулай итеп 30 кешелек ансамбль оеша.
17 мартта беренче репетиция. 22 майда Төги авылында беренче концерт. Агапов ике дә уйлап тормыйча үз хисабына 30 кешегә керәшен татарларының бәйрәм костюмнарын тектертә. Керәшеннең чәчелгән, таралган, яртылаш җуелган моңлы озын көй сүзләре энҗе бөртекләре җыйгандай туплана, җыела, бер җепкә тезелә. Онытылып барган «Тәтемәле», «Кәләй авылы», «Мәләкәс», «Нарат асты авылы» көйләре ансамбль башкаруында сәхнәгә менә, Кәләй, Сәвәләй, Якты Күл, Гришкин, Аксар, Илтән, Зәй, Чаллы, Мәләкәс һ. б. Бик күп сәхнәләрдән агыла, телевидение, радио игътибарын җәлеп итә. Ел эчендә 50 ләп концерт куела. Гап – гади авыл апаларыннан торган ансамбльнең тиз арада халыкка танылуын, шөһрәт казануын ничек аңлатырга? Чөнки ул татар халкының, аның керәшен дигән катлавының йөрәгеннән, җан түреннән чыккан, ата – бабасыннан калган, аның гасырлык хәсрәтен дә, сөенечен дә сеңдергән җырын сәхнәгә күтәреп менде.
Узган ел көз көне ансамбль Алабугада үткән традицион Покрау бәйрәменә махсус чакыру алды. Алабуганың иң олы Техника йорты сәхнәсенә зал аша төрле яктан «мәләкәсләр», «тәтемәлеләр», «кәләйләр» җырлап керә башлагач, залның ничек купканын, елый – елый кул чапканын күргән кеше гомердә онытмас дип уйлыйм. Ул анда, 1941 елда оешкан Менделеев районы Гришкин авылының атаклы «Бигәш» керәшен фольклор ансамбле янында да югалып, төссезләнеп калмады. Чөнки ул сәхнәгә кабатланмас үз төсе, үз моңы белән килде.
Аннан соң Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләренең иң яхшы концерт заллары, Казан телевидениясе чакыруы буенча Казанга юл тоту. Ә бүген 30 кешелек коллективка ерак сәфәрләргә кузгалу үзе үк олы бер проблема. Бу җәһәттән инде ансамбль «Искра» колхозы җитәкчелегенең, җирле хакимиятнең даими ярдәмен тоеп яши. Хакимият башлыгы Рәшит Сәетович, әллә Төги, Сәвәләй авылларанда озак еллар эшләп, керәшен татарларын, аларның көй – моңнарын яхшы белгән, гомумән, сәхнәне яраткан, җырга гашыйк кеше булгангамы, ансамбльне аеруча үз итә, аңа матди ярдәм итү мөмкинлеген дә таба, концертларын да калдырмый.
Сер түгел, «Сәвәләй» фольклор ансамбле һәм аның җитәкчесе Виталий Агаповның иҗат кичәсен уздыруга кайбер «милли» җанлы карендәшләребез кычкырып ук әйтмәсәләр дә, күңел түрендә ниндидер бер көнчелек белән «иртәрәк әле бу егеткә, күккә чөяләр генә инде шуны», - дигәнрәк уй йөрттеләр. Әйе, бездә әле һаман да иске кануннар калыбында бенефислар, иҗат кичәләре үткәрү хокукын дистәләгән иҗат еллары, ягъни чал кергән чәчләр генә бирә ала дигән фикер яшәп килә. Ләкин бүгенге тормышыбыз монда да үзгәрешләр кертергә вакыт җиткәнен исбатлый бара. Бер, ике, биш, ун еллык хезмәтләргә әйләнеп карап, булган иҗади тупланманы барлау кирәкле эш түгелмени?
Узган якшәмбедә «Октябрь» Мәдәният сараенда булып узган иҗади кичә моны тагын бер кат раслады.Кайвакытта зур чыгымнар тотып, айлар буе әзерләнеп тә бер тиенгә ярамаслык мәдәни чаралар уздырганыбыз бар. Бу яктан караганда да Виталий Агаповның иҗат кичәсе үз максатына иреште дияргә була. Аны үткәрүдә җирле хакимият, аның башлыгы Рәшит Сәет улы Хәмәдиевның тырышлыгы әйтеп бетергесез зур булды. Иганәчеләр булып шәһәр предприятияләре һәм оешмалары алынды. Алар арасында ГРЭС, шикәр заводы, «Гидромонтаж» фирмасы, икмәк заводы, «Агротехлицей», сөт заводы, икмәк кабул итү предприятиясе, хуҗалыкара төзү оешмасы, «Хуҗалык товарлары» кибете, сынау модульле металл корылмалар заводы, «Нократ» күптармаклы сәүдә предприятиесе, «Искра» колхозы һәм башка оешмалар бар иде.
Иҗади кичәнең беренче өлеше «Сәвәләй» ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аның чыгышын Әлмәт районының «Кәләй», Менделеев районының «Бигәш» фольклор ансамбльләре алыштырды. Тамашачы аларның һәркайсын үз итеп каршылады, чыгышларын бирелеп карады, көчле алкышларга күмде. Сәхнә белән тамаша залының бер бөтен булып берләшүен, тамашачының дөньясын онытып җыр, моң диңгезендә әсәрләнеп йөзүен күрү концерт, кичәләрдә сирәк була торган күренеш. Ләкин кичә дөньяны оныттырды, әсәрләндерде. Тамашачы, чын мәгънәсендә, үзен бәйрәмдәгедәй хис итте.
Кичәдә Виталий Агаповның үзе язган дистәдән артык җыры яңгырады. Җырларны аның иҗат дуслары Татарстанның популяр җырчысы Гөлдания Хәйруллина, Чаллының сәхнә йолдызлары Нәсимә Галимҗанова, Габидулла Хөрмәтуллин, Башкортстан кунагы Альмир Вәлиев, Зәйдән Николай Шамионов башкардылар. Кичәдә катнашучылар үзешчән композиторга рәхмәт сүзләре әйттеләр, яңа иҗади уңышлар теләделәр. Мактау, котлау сүзләре, бүләкләр күп булды кичәдә. Виталий кичәнең шундый матур чыгасын, үзенә, иҗатына карата шундый олы хөрмәт күрсәтеләчәген көтмәгән иде. Шуңа күрә ул, нечкә күңелле җан, күңелендә ташыган хисләрне тамашачыдан яшерә алмады: күзләреннән ирексездән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Иҗат кичәсендә тамашачы матурлык, гүзәллек белән очрашып, күңеленә рухи азык алган булса, Виталий Агаповка ул иҗат эше белән шөгыльләнү өчен яңа дәрт өстәгәндер, үз – үзенә ышанычын арттыргандыр.
Дөньяда бер нәрсә дә юктан бар булмый. Ансамбльнең оешуына «җыр хәсрәтле» Виталий Агапов кына түгел, керәшеннең тулып түгелергә әзер моң чишмәсе, аның бетмәс - төкәнмәс мөмкинлекләре сәбәпче булгандыр. Шуңа күрә аны керәшен халкы күптән көтелгән, зарыгылган мәдәни бер күренеш, алга китү дип, яратып, өметләнеп кабул итте.
В.Солтанова,
Н.Шамионов.
«Зәй офыклары» 5 апрель, 1994 ел.