Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Үзәкләрне өзде җырлары
06 января 1994 г.

    Узган елның 23 декабрендә «Октябрь» Мәдәният сараенда, мәгълүм булганча, керәшен фольклоры җыр һәм бию ансамбле концерты булып узды. Аны районыбызның Сәвәләй авылы үзешчәннәре куйды. Концертны шул авыл кешесе, үз халкының мәдәниятенә гашыйк, гореф – гадәтләрен чын күңелдән яратучы, үзе дә җыр – биюгә сәләтле, талант иясе, музыка һәм җырлар иҗат итүче Виталий Агапов хәзерләде.


     Әлеге ансамбль концертын мин күптән түгел, ягъни моннан бер – ике ел элек Зәйдә уздырылган, керәшеннәрнең горурлыгы булган Галина Казанцева, Георгий Ибушевлар, керәшен зыялылары Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов), Максим Глуховлар катнашкан региональ җыр һәм бию фестивале белән тиңләр идем. Чөнки В. Агапов җитәкләгән бу концерт үзенең программасы һәм башкаручанлыгы белән нык хәзерлекле һәм профессиональләрчә иде.
Концертның керәшен фольклоры дәрәҗәсен дан өчен генә алмавы да үзешчәннәрнең чыгышы барышында ачык күренә, чөнки программага бер авыл җырлары һәм биюләре генә түгел, ә бер төбәкнең көе, моңы, тарихи аһәне тупланган. Тамашачы биредә Тәтемәле, Кәләй, Ләке, Нарат асты, Баграң һәм башка җыр – көйләрне яратып тыңлый алды.
Ансамбльнең җитәкчесе В. Агаповның концерт алып барышында сөйләгәннәреннән аңлашылганча, ансамбль киләчәктә керәшеннәрнең борынгы җыр – биюләрен җыр һәм холкына хас, тарихын һәм табигатен чагылдыручы яңа җырлар, яңа моң – музыка иҗат итүне дә күздә тота. Концертта В. Агаповның үзе иҗат иткән унга якын җырлары һәм көйләре зур осталык белән башкарылды.
Концертны хыкимият башлыгы Р. С. Хәмәдиев тә карады. Ул үзе һәм хакимият исеменнән ансамбль әгъзаларын уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлады, барлык халыкларның үзара дуслык бәрабәренә мәдәниятен, гореф – гадәт, традицияләрен үстерүгә ярдәм итәчәген белдерде. Мондый концертлар, һичшиксез, югалып баручы этник төркемнәрнең үзаңын яңартып җибәрүдә, халыкларның эчке дуслыкларын ныгытуда, үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуда һәм бер – беренә игътибар һәм ихтирам тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Киләчәктә дә шулай булсын.
«Зәй офыклары» 6 гыйнвар, 1994 ел.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam