17 марта 1994 г.
Зәй районы Сәвәләй авылы тышкы күренеше белән әллә ни күзгә ташланып тормый. Шулай да авыл хакында еш ишетергә туры килә. 350 гә якын хуҗалыгы, матур табигате бар аның. 350 еллык бай тарихы да шактый үзенчәлекле, кызыклы. Шушы Сәвәләйдән генә 2 академик, 3 профессор, 4 фән докторы чыккан. Әле башка күренекле, алдынгы, югары урыннарда эшләүчеләрне дә саный китсәң, билгеле инде, бармаклар гына җитәрлек түгел.
Авыл керәшен халкына гына хас матур йолаларга, традицияләргә бай.Туйларда, бәйрәмнәрдә такмак әйтү, бер – берсен мактау яисәкемгәдер төрттереп алу – барысы да җыр аша бирелә. Шул ук вакытта күмәкләшеп халык җырларын да башкаралар. Ә инде бии башласалар, аларна туктатырмын димә.
Шундый матур, күңелле яшәгән авыл халкына тагын нидер җитми, нәрсәгәдер ирешә алмаганнар кебек тоела сәвәләйле Виталий Агаповка. Ә нигә соң әле җырга, биюгә сәләтле, алардан башка тормышны күз алдына да китермәгән халыкның үз ансамблен оештырмаска?
Беренче репетицияләргә бер – ике кеше генә килә. Күрәсең, ансамбльнең киләчәгенә, үсеп китәчәгенә ышанып бетмиләр. Виталий югалып калмый, репетицияләрне дәвам итә. Киемнәр тектерә, аяк киемнәре кайтарта...
Һәм, ниһаять, изге ният тормышка аша. Олысы, кечесе, пенсионеры, хезмәткәре, студенты, укучысы киләсе очрашуны түземсезлек белән көтеп ала башлый. Әбиләр, карт түтиләр ярдәмендә яшьләр борынгы милли көйләрне искә төшерәләр. Яңаларын өйрәнәләр. Ике ай эчендә ике сәгатьлек концерт әзерләп «Сәвәләй» фольклор җыр һәм бию ансамбле гастрольләргә чыга башлый. Башта күрше – тирә авылларга, ә аннан соң ераккарак та.
Ансамбльне оештыруда башлап йөрүче, аның җитәкчесе В.Агапов Чаллыда яши. Бизнесмен. Чаллыда квартиры, гаиләсе. Һәр атнаның ике көнендә ул Сәвәләйгә ашыга. Анда аны репетицияләргә көтеп алалар.
Тумышы белән Виталий гап – гади авыл кешесе. Беренче карашка башкалардан һич аермасы юк. Ә аның белән танышып сөйләшкән, «Сәвәләй» концертын караучылар әйтә ала: ул – күпкырлы талант иясе, бик кызыклы кеше. Концертларда В.Агапов гармунчы да, җырчы да, җырлар авторы да, конферансье да. Бу кадәр сәләт каян килгән соң аңа? Кайдан илһам алган ул?
Бабасы Иван алтын куллы балта остасы булган. Күп кенә гаиләләргә йорт – җирен, кирәк – ярагын тергезүдә булышкан. Үзе скрипкалар ясаган, үзе үк көен чыгарган һәм уйнаган да. Әтисе – Василий Агапов /авылда үз итеп, Бәчели дип йөрткәннәр/ төрле инструментларда – гармунда, баянда, кубызда уйнарга сәләтле булган. Ә әнисе Мария сүз урынына такмак әйткән, матур итеп җырлаган. Сәвәләй халкы: “Әгәр исән булса, Мария бүген улы оештырган ансамбльдә башлап йөрер иде”, - ди. Хатыны Галинадан да бик уңды Виталий. Иренең яңа җырларын беренче тыңлаучыда, шатланучы да, киңәшләрен бирүче дә ул. Галина үзе дә бик оста җырлый. Икесенең тавышлары да, үзләре дә пар килгән. Сәхнәдә аларга тиңнәр юк кебек.
Хезмәт юлын В.Агапов укытучылыктан башлый. Тарих, математика фәннәрен укытуы өстенә, физкультурадан да керә. Аннан соң – бизнес. Һәм менә «Сәвәләй» ансамбле оешканнан бирле, бар вакытын, хезмәтен шуңа багышлый. Яхшы уен кораллары булдыра. Аппаратураларның да сирәк группаларга гына эләгә торганы аларда. Ансамбльнең үз исәп – хисап счеты бар. Зәй шәһәр мэриясе, Зәй шикәр заводы, Чаллы автотранспорт предприятиясе, «Каминбанк» кебек саллы – саллы спонсорлар да тапканнар.
«Сәвәләй» фольклор җыр һәм бию ансамбле аз гына вакыт эчендә 50 гә якын концерт куярга өлгергән. Әле күптән түгел Чаллыда да шаулап узды аларның концерты.
Авылның иң күңелле йолаларыннан берсе «Боламык бәйрәме» күренешләреннән башланып китте ул. Керәшен милли җырлары, такмаклары, сигезле бию, «Җебегән уены» - барысы да чагылыш таба анда. Ирле – хатынлы Анна һәм Антон Московлар, Анна Сагаева, Николай Шамилов, бертуган апалы – сеңелле Московаларның чыгышын Чаллы тамашачылары аеруча яратып кабул итте. Нина Исакова, Вячаслав Лядюк, Галина һәм Виталий Агаповлар башкаруында җырлар да халык күңелен яулады, ә кечкенә кызларның В.Агапов сүзләренә һәм көенә «Бак – бак» җыры берәүгә дә ошамый калмагандыр. Тамашачыларыбыз ансамбль чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Аеруча фольклор белән бәйле җырларны көчле алкышларга күмделәр.
- Тормышларның шундый катлаулы чорында аз гына булса да
мәшәкатьләрегезне, борчуларыгызны оныттырып, күңелегезне ачу өчен килдек кунакка. Беренче концертыбыз бушлай – Чаллы халкына бүләгебез, - диде аны алып баручы В.Агапов.
Сәвәләйлеләр, чынлап та, зур бүләк ясады.
К.Ямалиева,
Н.Сәлахова .