09 октября 1993 г.
Казан телевидениясе әзерләгән һәм июль аенда тамашачыга күрсәтелгән «Мәләкәстә Питрау бәйрәме» дигән тапшыруны керәшен авылларыннан гына түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә яратып карадылар быел.
Керәшен җырлары, моңнары – рухи хәзинә, моңа кадәр өйрәнелмәгән диярлек бетмәс – төкәнмәс байлык ул.Онытыла язган, күпләр ишетмәгән, белмәгән моңнар, җырлар бихисап күп икән әле.
Мәләкәстә бәйрәм гөрли. Кунакларның исәбен кем алган?! Бер – бер артлы мәйданда фольклор ансамбльләре, аерым башкаручылар чыгыш ясый. Җыр, биюләр, уен – көлке белән бергә үрелеп бәйрәмне тагын да матурлый. Менә аны алып баручылар Зәй районыннан килгән «Сәвәләй» керәшен фольклоры җыр һәм бию ансамблен уртага чакыра. Мәләкәснең хәтфә болыннары өстендә Сәвәләй керәшеннәренең гимны булып өлгергән җырагыла башлый.
Әй, Сәвәләй, Сәвәләй,
Ерак түгел синнән Зәй.
Көймә белән кайтыр идем
Инешебез бәләкәй.
Телевизор караучылар күңелендә әлеге минутларда, ирексездән, бу ансамбль элек ишетелми иде бит, күр әле, Зәй районында нинди иҗат коллективы бар икән, дигән сорау туа.
Әйе, быел Сәвәләйдә керәшен фольклоры җыр һәм бию ансамбле оешу зәйлеләрнең үзләре өчен дә зур яңалык булды. Районыбызның Баграж, Мәлем, Туңылҗа авылларында байтак еллар элек оешкан фольклор ансамбльләре бар иде, ләкин бүген инде аларның кайберсе таралды һәм чыгышлары белән халык, тамашачы арасында артык танылып китә алмады.
Сәвәләйнең быел яз гына оешкан иҗат коллективы язгы йомшак кар астыннан акрын гына үзенә юл алып һәм уйламаган җирдә ургып чыккан ташкын кебек районыбыз мәдәният тормышына шаулап – гөрләп килде дә керде. Соңгы елларда Зәйдә составында 30 дан артык башкаручыны берләштергән һәм ике – өч сәгатьле программа күрсәтә алган үзенчәлекле фольклор ансамбльнең репертуарына килгәндә, аның берәр чыгышын үз күзләрең белән күрү кирәк.
Июнь аенда Менделеев районында уздырылган Торыйсын бәйрәмендә әлеге ансамбль чыгышын караганнан соң, күңелдә туган тәэсирләрне Кама буе регионы керәшен җәмгыяте рәисе Л. Григорьева матбугатта язып та чыккан иде.
- Зәй районыннан килгән «Сәвәләй» дип аталган фольклор
коллективы чыгышын мин керәшен җырларыннан торган чәчәк букетына тиңлим, - диде ул. – Коллектив керәшеннәр яши торган төрле төбәкләрдәге моңнарны җыйган да, шулардан композиция төзеп, тулы бер концерт әзерләгән. Борынгы моңнар күңелнең иң тирән почмакларына үтеп керә, тәннәр чымырдый, көй дөньясы тулып – ташып, кешене икенче борынгы чорларга алып китә. Кан аша бирелүче хисләрне, кеше йөрәгендәге буыннан – буынгакүчә баручы тойгыларны уята бу җырлар. Сәвәләйлеләр залдагыларны тәмам әсир итеп, җырлары белән халыкка кемлекләрен исенә төшерделәр, иң изге хисләрне уяттылар.
Һәрбер эшнең башында, бигрәк тә иҗат эшендә оештыручының роле әйтеп бетергесез. Сәвәләйлеләр ул яктан уңдылар. Үз халкын, авылын яратучы Виталий Васильевич Агапов үзе теләп алынды бу эшкә. Керәшен фольклор ансамбле оештыру – аның идеясы. Ул үзе Чаллыда яши, «АВВ» дип аталган фирма директоры. Ансамбль нәкъ менә шушы фирма каршында төзелде дә инде, ул аның төп спонсоры.
- Чаллыда керәшен җәмгыяте үткәргән чараларда бик теләп
катнашып килдем, керәшен фольклор ансамбльләре фестивальләрен һәм концертларны караган саен безнең Сәвәләй керәшеннәрен дә шушы олы сәхнәләргә чыгарып була бит, дигән уй торган саен күңелемә ныграк керә барды, - дип сөйли В. Агапов. – Һәм ниятләдем. Иң башта Сәвәләй мәктәбендә инде күп еллар эшләүче җыр, музыка укытучысы Антон Поликарпович Московка мөрәҗәгать иттем. Билгеле, эшне балалар белән башлап җибәрү өчен. Бу 1992 елның декабрь ае иде. Март аенда ансамбльдә җырларга теләүчеләр белән беренче репетиция үткәрдек, ә май аенда инде ансамбль беренче концертын күрсәтте. Ансамбльне оештыру вакытларында аның бүгенге солистлары Анна Бутяева, Антон Москов, Евдокия Фомина, Татьяна Кудряшова, Евдокия Агаповаларның ярдәме зур булды. Безнең ансамбльдә гаиләләре белән йөрүчеләр бар. Московлар, Рябовлар гаиләләре әнә шундыйлрдан.
Коллективның гастрольләр географиясе инде шактый киң. Ул Төги, Якты Күл, Әлмәт районының Кәләй авылында, Аксубайда, Тукай, Менделеев районнарында, Зәй һәм Чаллы шәһәрләрендә чыгыш ясап, тамашачы күңелен яулап кайтты.
Мин үзем беренче мәртәбә ансамбль чыгышын Аксубай эшчеләр поселогында карадым. Аксубайның үзәк мәйданында, ачык һавада күрсәтелгән программа искиткеч шома барды. Керәшен җырларын тыңлап торучы меңләгән аксубайлыларның «вот бирәләр зәйлеләр» дип чын күңелдән кычкырып әйтүләре якташларым белән горурлану хисен тагын да арттыры төште.
Шунысын да әйтергә кирәк, ансамбльдә яшьләр күп. Ә бу коллективның озын гомерле булуына беренче шарт.
- Иң кечкенә җырчыбыз Наташа Рябовага – 10, ә иң өлкәне,
Евдокия Агаповага 70 яшь, - ди Виталий.
Ансамбль программасы ике бүлектән тора. Беренче өлеше – керәшеннәрнең борынгы җырлары, биюләре һәм уеннары бергә бәйләнеп баручы тоташ бер тамаша. Икенче өлеше исә бүгенге популяр җырлардан торган концерт программасы.
Виталий Васильевичның үзенең шигырьләр язуын, аларга көй иҗат итүен без инде газетабызда язып чыккан идек. Бүгенге санда без аның тагын берничә шигырен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Сез аларны газетабызның 4 битендә укый аласыз. Виталийның шигырьләре авылны, туган якны сагыну, мәхәббәт хисләре белән сугарылган. 1988 елда язылган «Әй, Сәвәләй, Сәвәләй » дигән җыры – ансамбль репертуарындагы иң популяр әсәрләрнең берсе. Бүгенге көнгә кадәр коллектив, аның җитәкчесе шәһәр – район хакимияте башлыгы Р. С. Хәмәдиев, «Искра» колхозы рәисе В. А. Слепцов тарафыннан һәрдаим ярдәм һәм яклау тоеп яшәде. Алга таба да әлеге тыгыз элемтә җепләре өзелмәсен иде.
Районыбызда быел бик матур иҗат коллективы туды. Ә иҗат эше бер урында гына торуны яратмый, ул һәрвакыт эзләүне, камилләштерүне таләп итә. «Сәвәләй» керәшен фольклоры җыр һәм бию ансамбле дә көннән – көн шомарыр, остарыр һәм озак еллар тамашачыны үзенең чыгышлары белән сөендереп торыр әле. Аның моңа бөтен мөмкинлеге бар. Уңышлар гына юлдаш булсын, сиңа «Сәвәләй».
Н.Шамионов.
«Зәй офыклары» 9 октябрь, 1993 ел.