|
- Виталий абый, балачакка кайтсак, сүзне нәрсәдән башлар идегез?
Барлыгы җиде бала без. Икебез бер анадан, калганнары башка хатыннан. Әти – Василий, әни Мария исемле. Агапов исә әнинең фамилиясе. Әти безне ташлап, икенче хатынга киткән. Бала үстерүнең бөтен авырлыгы әни өстенә төшкән. Шуңа да аның фамилиясендә калырга теләдем. Дөрес, икенчн хатыннан туган балалар белән дә аралашып яшибез. Шунысы кызганыч, беребезнең гомере кыска булды. |