16 августа 2007 г.
- Виталий абый, балачакка кайтсак, сүзне нәрсәдән башлар идегез?
Барлыгы җиде бала без. Икебез бер анадан, калганнары башка хатыннан. Әти – Василий, әни Мария исемле. Агапов исә әнинең фамилиясе. Әти безне ташлап, икенче хатынга киткән. Бала үстерүнең бөтен авырлыгы әни өстенә төшкән. Шуңа да аның фамилиясендә калырга теләдем. Дөрес, икенчн хатыннан туган балалар белән дә аралашып яшибез. Шунысы кызганыч, беребезнең гомере кыска булды.
Башка авыл малайлары кебек үк урамда тәгәрәп үстем. Язгы ташу вакытында су коенулар әле дә истә. Чоңгыл дигән җирдә су болганмый, үзебез чүпкә уралып бетми, иреннәр күгәрми чыкмый идек. Әни белсә: «Агып китәсез бит», - дип тотып чәпәли иде. Кеше бакчасына кереп кыяр, помидор, алма җыйган чаклар да булды. Түтәлгә ятып әвәләнәбез, аннары тырпаеп калган кыярларны чүпләп ала идек. Бу кыяр чәлдерүнең иң яхшы ысулы санала.
- Җырга – моңга хирыслык кемнән күчкән?
- Әти оста гармунчы булган. Бабай скрипка ясау белән тирә – якта дан тоткан. Ат кылыннан ясаган ул аны. Сәвәләйдә бит скрипканы кул кубызы дип йөртәләр. Чөнки анда балалайкадагы кебек тә уйныйлар.
- Нәсел җебегез үк җыр – моңга сугарылган булгач, нишләп башта янгын сүндерүче һөнәрен сайладыгыз?
- Хәрби өлкәгә эләгүем очраклы гына килеп чыкты. Бәлки Ходай шулай кушкандыр. Кайда да уңышка ирешәм мин. Армиядән кайткач миңа Зәй урта мәктәбендә «военрук» булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәресе үткәрергә тиеш идем. Каршы килмәдем, укыта башладым. Матур гына эшләп киттем. Укытучылар арасында төрле кеше бар бит. Кайчагында тәрбия өлкәсендә эәләргә ярамый торганнары да очрый. Андыйлар балаларны һәм рухи яктан, һәм физик яктан имгәтә. Мин дә Сәвәләйгә күчәргә җыенгач «завуч» аяк чалды. Авылда хоккей, футбол командасы оештырып, спорт мәйданчыкларын тәртипкә китердем. Ә инде урман каравылчысы, җитәкчеләр белән сөйләшеп, агач мәсьәләсен хәл иткәч, алга таба эшләргә мөмкинлек бирмәде. Шулай итеп укытучы эшен ташладым. Әмма аңа карап кына мәктәпкә булган мәхәббәтем сүрелмәде. Хәзер дә кайткан саен диярлек анда керәм, үзем эшләгән мәктәпкә дә барам. Әлеге хәлдән соң «роно»мөдире юлламасы белән Чаллыга киттем. Шундук «пожарный»га урнаштым, тулай торак бирделәр. Ивановодагы хәрби училищега укырга җибәрделәр. Аны кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер училищеның мактау тактасында фотокарточкам эленеп тора. Анда укырга барган авылдашлар минем белән горурланып кайталар. Хәрби хезмәт стаңым 11 елдан артык.
- Нинди хәрби дәрәҗәгә ирештегез?
- Капитанны алмый киттем. Перспектива зур булса да, кеше башыннан атлап, өскә үрмәләргә теләмәдем. Бизнеска кереп китү ансатрак тоелды: җиһаз ясый башладым. Бу 1993 ел иде. Артистлык эшен ташлаган очракта да җиһаз ясау цехым гөрләп эшләп китәчәк дип ышанып әйтә алам. Җиһаз ясау өчен кул белән баш кына кирәк. Мәсәлән, тумба – өстәлне көнгә егермене ясый алам. Стенка, шкаф – купены да бер проблемасыз корып куям. Аның өчен үзем төзегән махсус программаларым бар.
- Ул җиһазны бүген дә сатасызмы?
- Авылда кибет тотам.Базарда тумба – өстәл 2200 – 2300 сум торса, бездә аның бәясе 1700 сум. Авылдашларга ярдәм йөзеннән шулай эшлим. Алар «заказ» бирә, мин ясап кайтарам.
- Өегездәге җиһазларны сатып алдыгызмы, әллә инде үзегез ясадыгызмы?
- Төрлесе бар. Йомшак җиһаз (диван, кәнәфи һ. б.) ясау белән кызыксынмыйм. Шуңа андыйларын сатып алабыз. Ә менә «прихожий»ны үзем ясадым. Ишек урынына караңгы төстәге пыяла бөгеп куйдым. Аны күргән һәммә кеше тел шартлата. Балалар бүлмәсендәге, кухнядагы җиһаз тулаем үз кулым белән эшләнгән.
- Җиһаз ясау буенча эшчеләр дә тотасызмы?
- Бүген эшчеләр юк. Эшли башлаган елларда бар иде. Әмма цехны яңадан тергезеп җибәрү бернинди авырлык та тудырмый.
- Авылда төп йортка кайтасызмы?
- Үсем үскән нигезгә кайтам. Эчкәрәк кертеп коттедж салдым. Өй урыны алдарак калды.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Күреп торганымча, кулыгыздан килмәгән эш юк. Ә иҗатка кереп китүегез ничек булды?
- 1993 елда туган авылымда «Сәвәләй» фольклор ансамбле оештырып җибәрдем. Бөтен акчамны шунда салдым: ансамбльне киендердем, өйрәттем, уен кораллары алдым, республика буенча районнарга йөрттем. Ул чакта яздырылган тасмалар Республиканың алтын фондында саклана. Шул чакта үземдә оештыру сәләте барлыгын сиздем. «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй»гә быел егерме ел тула. Бакчада бәрәңге алганда туды ул. Хатын - кызлар «әндрәй әбәте»нә (полдник) җыелышты.Бик каты гына кемнедер «чәйни» болар. Шунда «җыр яздым, тыңлап карагыз әле» дип аларга бер куплет җыр башкардым. Ошаттылар, мактадылар. Шуннан башкалары да иҗат ителде.
- Виталий абый, туган авылыгызда сез «авторитет»мы?
- Һәрвакыт кеше сүзенә колак салам. Күпләр: «Син йолдызландың», - ди. Миңа моннан да югары бәя юк. Кайбер артистлар 15 – 20 ел җырлап йөреп тә, авылына кайтып бер тапкыр концерт куймый. Аларны җырчыга да санамыйм. Үзем елга бер генә түгел, ике кайтам. Эшем булып кайта алмасам, группамны җибәрәм. Сабан туй белән Яңа ел бездән башка узмый. 30, 31 декабрьдә лотерея уйнатам.
- «Сәвәләй» ансамбле бүген дә егәрдәме?
- Состав әзәйде. Мин җитәкләгәндә 35ләп кеше исәпләнә иде. Елга 150 – 170 конөерт биргәч, хәзер ансамбль өчен вакыт калмый. Чаллы белән авыл арасы 70 чакрым. Кайвакыт өйгә кайтырга да өлгермим.
- Виталий абый, кайбер җырчылар свман этләнә – бетләнә «Җиде йолдыз» проекты, «Татар җыры» фестиваленә эләгергә ашкынмыйсың. Нигә?
- Быел керәшен блогы белән «Җиде йолдыз»да чыгыш ясадык. Сәхнәгә 60 тан артык кеше чыктык. Бик җылы кабул иттеләр. Ә инде телевизордан барган SMS – тавыш бирү, хит – парадларны, гомумән, аңламыйм. Җырчыларның беренче урынга нинди принцип белән сайлануына һич төшенә алмыйм. Анда бит тыңларлык әйбер дә булмый! Беләм, ул тапшыруларга эләгергә акча кирәк. Мин акчасыннан да тормыйм, ләкин «принципиаль» рәвештә бармыйм. Чөнки бөтен нәрсәне акчага аударып калдыру дөрес түгел. «Яңа гасыр каналы» бит ул салым хисабына яши, бюджеттан финанслана. Ярый да минем акчам бар, ә яшьләргә нишләргә?
- Казанга күченергә җыенмыйсызмы?
- Юк. Анда миннән башка да артистлар җитә. Күп арасында чүп булып йөрмәвең хәерле. Чаллыда артист булып үскәнмен икән, мин аңа хезмәт итәргә тиеш. Сәхнәгә 34 яшемдә генә чыктым. Бүген 200ләп җырым бар. Аларның берсен дә түгеп – чәчеп, һәрбер җырчыга «мә, җырла әле» дип йөрмим. Килеп сораган кешегә бирәм, тик шартны катгый куям. Үземнең өлеш бушка булган очракта да, шагыйрьгә тиешлесен сорап алам. Галиәхмәт Шаһи бүген иң көчле җыр шагыйрьләреннән берсе. Үзе инвалид. Биш елга ТАИС аркылы аңа 16 сум акча килгән. Бу 200 җыр өчен. Аларны Айдар да, Салават та, Хәния дә һ. б. Җырлый. Мин йөри торгач күп җырлары өчен аңа акча кайтарып бирдем, алга таба да шулай эшләячәкмен.
- Туры әйткән туганына ярамаган ди халык...
- Мине дә өнәп бетермәүчеләр бар. Әмма теләсә нинди мәсьәләне хәл итүнең җаен таба алам. Үз дигәнеңне әйтмичә дә яшәү мөмкин түгел. Юкса, башыңнан йөри, өстеңә төкерә башлыйлар. Элгәре аяк чалучыны күрсәм, сикереп үтә идем, ә хәзер тибеп китәм.
- Димәк, хәрби кырыслык әле дә саклана?
- Кемнән генә сорасагыз да, Агаповның төркеме эчә, сүгенә, тарта димәячәк. Кул астындагы һәр музыкантка, җырчыга: «Тамашачы акча түләп, синең эчеп йончыган йөзеңә карап утырырга килми», - дим.
- Кырыс холык гаилә тормышында да чагыламы?
- Аны хатыным Галинадан сорарга кирәк. Соңгы елларда ул еш кына: «Абый белән сине чагыштырам да, син барыбер уңайрак», - ди. Чүпрәк түгел мин, үз сүземне әйтәм. Улларыма карата да коры торам. Шуңа карамастан, алар миңа ябышып ята. Йорт җиһазлары ясаганда минем янда бөтереләләр, чүкеч, отвертка китереп торалар. Шуңа чиксез куанам. Ир кеше кадак кагар өчен күрше ирен чакырырга тиеш түгел.
- Улларыгызга ничә яшь?
- Олысы Русланга – 18, уртанчысы Викторга – 9, төпчеге Владиславка – 7 яшь.
- Хатыныгыз кем булып эшли?
- Һөнәре буенча товаровед. Соңгы елларда авылдагы кибет белән шөгельләнә. Хатын буларак та, әни ролендә дә ул искитмәле кеше.
- Ничек ял итәсез?
- Чит илләргә йөргәнебез юк. Ял авылда уза. Бөтен рәхәтлек шунда. Олыгайгач яшәргә авылга кайтачагыма иманым камил. Фатирның мәйданы 140 квадрат метрдан артып китсә дә, ул тар тоела, күңел авылга тарта. Быел бәрәңге утырттырмадым. Җирне күршегә бирдек. Җиләк – җимеш, яшелчә исә мулдан. Ишегалдына чирәм чәчтек.
- Гадилекнең сере нидә?
- Кешеләрдән, халыктан аерылмауда. Бер күргән кеше миңа битараф калмый. Сәхнәгә чыккан мәлдә 120 кг гәүдәм белән орчык сыман әйләнеп, туп кебек сикереп күпләрне таң калдырдым. Олы гәүдәле кешеләр яныма килеп рәхмәт әйтәләр иде.
- Хәзер сез ничә кило?
- 95.
- Диета саклыйсызмы?
- Юк, бөтен ризыкны ашыйм. Организм үзеннән – үзе нормада тора, артыгын сорамый.
Энҗе Басыйрова.
Казан шәһәре,«АКЧАРЛАК» гәҗите, 16 август, 2007.