Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Ике дус
Виталий Агапов көе, Гөлнур Вәлиева сүзләре
 
Дусларым, сез беләсезме,
Дүрткүз белән Йомгакны?
Берсе - эт, ә берсе - песи,
Дус яшиләр шулчаклы!
Бергә сөт эчәләр алар,
Бергә шулпа ашыйлар.
Ә аннан соң бер ояда
Рәхәтләнеп йоклыйлар.
 
  Кушымта: 
  Эт белән мәче кебек, дип
  Сөйләшүгә юл куймыйк.
  Дүрткүзләр, Йомгаклар кебек
  Дус яшәргә тырышыйк!
 
Урамда да бергә алар -
Аерылып йөрмиләр.
Сугышуның, талашуның
Ни икәнен белмиләр.
Менә шулай матур итеп
Яшәп яталар алар.
Кунакларны да бергәләп
Чыгып каршы алалар.
 
  Кушымта:
  Эт белән мәче кебек, дип
  Сөйләшүгә юл куймыйк.
  Дүрткүзләр, Йомгаклар кебек
  Дус яшәргә тырышыйк!
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam