Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Зуррак үсим әле
Виталий Агапов көе, Гөлназ Гарипова сүзләре
Күңеллерәк көй ишетсәм,
Күбәләктәй очынам.
Бер урында бөтереләм,
Басып аяк очына.
 
  Кушымта:
  Менә, зуррак үсим әле,
  Кемлегемне күрерсез:
  «Эх, шушы артистка кебек
  Бер биесәң!» - диярсез.
 
Төшләремдә дә күрәмен
Сәхнәдә биегәнне.
Тамашачылар алкышлый, -
Күрсәгез сөенгәнне!
 
  Кушымта:
  Менә, зуррак үсим әле,
  Кемлегемне күрерсез:
  «Эх, шушы артистка кебек
  Бер биесәң!» - диярсез.
 
Ләкин, никтер, шул вакытта
Төшем дә бетеп китә.
«И, иң кызык җирдә генә...»
Уйлар күңелне тетә...
 
  Кушымта:
  Менә, зуррак үсим әле,
  Кемлегемне күрерсез:
  «Эх, шушы артистка кебек
  Бер биесәң!» - диярсез.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam