Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Ак калфагым
Виталий Агапов көе, Резидә Вәлиева сүзләре
 
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә үземә.
 
  Кушымта:
  Әй, калфагым, калфагым,
  Калфаклар кияр чагым.
  Күңелемә ямь бирүче
  Нур булды шул калфагым.
 
Дәү әнием бүләгенә
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
 
  Кушымта: 
  Әй, калфагым, калфагым,
  Калфаклар кияр чагым.
  Күңелемә ямь бирүче
  Нур булды шул калфагым.
 
Калфагымның матурлыгын
һәммәсе дә күрсеннәр.
«Энҗе калфак кигән кыз ул,
татар кызы», -дисеннәр. 
 
  Кушымта: 
  Әй, калфагым, калфагым,
  Калфаклар кияр чагым.
  Күңелемә ямь бирүче
  Нур булды шул калфагым.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam