Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Рәшит-Сәет чишмәсе
Виталий Агапов көе, Нәбирә Гыйматдинова сүзләре
Батыр юллары әллә такырмы,
Әллә күктән йолдыз явамы?
Күзләреңә әгәр бер карасам,
Йөрәккәең синең янамы?
 
  Кушымта:
  Сер төенен чишәм, чишәм, дисең,
  Серемнең юк сиңа чишәсе.
  Күңелемнән челтрәп-челтрәп ага
  Рәшит-Сәет халык чишмәсе.
 
Әйдә кил син, әйдә бергә үтик
Шул чишмәнең яшел буйларыннан.
Бер иелеп әгәр суын эчсәң,
Чыкмас ул синең уйларыңнан.
 
  Кушымта.
 
Кара син, күктә күпме йолдыз,
Көмеш ай алар арасында.
Кайтырмын кабат Батырыма,
Чишмәләре әгәр чакырса.
 
  Кушымта.

* Рәшит Сәетулы Хәмәдиевка багышлана
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam