Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Нариман — туган авылым
Виталий Агапов көе, Александр Павлов сүзләре
Колышчыдан күчеп килгән
Нариман кешеләре.
Җиң сызганып авыл салган
Баһадир егетләре.
Ходай биргән шушы җирдә
Безгә гомер итәсе.
Бар монда Камчат урманы,
Александр чишмәсе.
 
  Кушымта:
  Кайтам әле Нариманга,
  Сагындым урамнарын.
  Йөз яшәгез, авылдашлар,
  Кадерле туганнарым.
 
Югары очтан бормаланып
Ага Манча елгасы.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Килә сиңа кайтасым.
Туган авылым Нариманга
Җырлар багышлар идем.
Шушы оҗмах җирләрдән мин -
Мәңге аерылмас идем.
 
  Кушымта.
 
Колышчыдан Нариманга -
Йөздә кырык чакырым.
Матур булсын бәйрәм, диеп,
Дусларымны чакырдым.
Җырлар җырлап күңел ачыйк,
Рәхәт булсын барсына.
Шушы җырым бүләк булсын
Минем газиз халкыма.
 
  Кушымта.

 

*Афанасий Дмитриевич, Раиса Степановка, Василий, Наталья, Христина, Екатерина, Дмитрий Павловларга һәм Надежда Настинага багышлана.


Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam