|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Кушай авылы җыры
Виталий Агапов көе, Зинаида Абдуллина (Яковлева) сүзләре
Озындыр урамнары,
Каршыда урманнары.
Урманнардан ишетелә
Күке кычкырганнары.
Кушымта:
Туган авылым, Кушаем,
Чәчәкле болыннарың.
Киткәннәрең сагынып яши
Туган як җыр-моңнарын.
Матур инеш буйларың,
Үсә бөдрә талларың.
Бөдрә таллар арасында
Уза сабан туйларың.
Кушымта:
Туган авылым, Кушаем,
Мәйдан тота ирләрең.
Киткәннәрең сагынып яши
Туган-үскән җирләрен.
Җиләкле аланнарың
Дусия тау буйларында.
Яшәртү шифалары бар
Чишмәңнең суларында.
Кушымта:
Туган авылым, Кушаем,
Җиләкле тау буйларың.
Киткәннәрең сагынып яши
Туган як җир-суларын.
* Дустым һәм туганаем Геннадий Егорович һәм җиңгәчәем Венера Емельяновларга багышлана
|
|
|