Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Акбулатым — туган авылым
Виталий Агапов көе, Ратмир Әхияров сүзләре
Авылыма ак бәхетләр юрап,
Ява кышның ап-ак карлары.
Айлы урамнарын кайтыйм урап -
Сагындырды гармун моңнары.
  Кушымта:
  Акбулатым - туган авылым,
  Сине саг(ы)нып яшим мин һаман.
  Еллар аша сиңа кабат кайтам,
  Хыялымда гына булса да.
Гөрләвекләр белән язлар килде -
Ак чәчәккә чумды муеллар.
Гом(е)рем буе истән чыкмас инде,
Яшьлегемдә кичке уеннар...
  Кушымта.
Җәйге таңда чыклы үзәннәрдән
Күтәрелә ап-ак томаннар.
Көт, авылым, тиздән кайтырмын мин,
Сезне саг(ы)нып, дуслар, туганнар!
Кушымта.
Речитатив:
Олы юлга алып чыкты мине
Авылымның гади сукмагы.
Еллар узгач, күпме юллар урап,
Саг(ы)нып кайттым сине мин тагын...
* Башкортстанның Тәтешле районы Акбулат авылына багышлана
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam