Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Торналар шикелле
Виталий Агапов көе, Шәмсия Җиһангирова сүзләре
Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар өзелеп...
Мин белдем: өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.
 
  Кушымта:
  Мин дә, шул торналар шикелле,
  Юл тотсам җиде-ят җирләргә,
  Язмышка ялварам илереп,
  Кайтар, дип, тиз көндә илләргә.
 
Кайтар, диеп, калдырма җанымны
Җиде-ят янында тилмертеп -
Илемдә ризамын бәхетем
Булса да бер бөртек, бер бөртек...
 
  Кушымта:
  Мин дә, шул торналар шикелле,
  Юл тотсам җиде-ят җирләргә,
  Язмышка ялварам илереп,
  Кайтар, дип, тиз көндә илләргә.
 
Торналар китәр дә, кайтыр да, -
Аларның язмышы билгеле.
Язмышка ни язган булса да,
Алмашмам чит җиргә илемне.
 
  Кушымта:
  Мин дә, шул торналар шикелле,
  Юл тотсам җиде-ят җирләргә,
  Язмышка ялварам илереп,
  Кайтар, дип, тиз көндә илләргә.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam