Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Тормыш шулай
Виталий Агапов көе, Радик Хәкимҗанов сүзләре
Тормыш дигән алан - чиксез,
Күренми очы-кыры,
Бәхеткәйне эзләгәндә,
Юллар юк шул туп-туры.
 
  Кушымта:
  Көннәр, айлар, еллар уза,
  Бураннарда, давылда.
  Тормыш шулай, гел юл ярып,
  Туры килә барырга.
 
Тормыш дигән диңгез - тирән,
Сулары әче, тозлы.
Тормыш диңгезен кичәбез,
Ерып карларны, бозны.
 
  Кушымта:
  Көннәр, айлар, еллар уза,
  Бураннарда, давылда.
  Тормыш шулай, гел юл ярып,
  Туры килә барырга.
 
Тормыш дигән таулар - биек,
Түбәләре бик текә.
Диңгез кичеп, тауга үрләп,
Гомерләр үтеп китә!
 
  Кушымта:
  Көннәр, айлар, еллар уза,
  Бураннарда, давылда.
  Тормыш шулай, гел юл ярып,
  Туры килә барырга.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam