Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Сагыну җыры
Виталий Агапов көе, Мөзәянә Зәйнуллина сүзләре
 
Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле - тирән күл бит ул.
Сагынулардан, өмет-сагышлардан
Мөлдерәмә тулган күз бит ул.
 
  Кушымта:
  Юк-юк, кагылма син толлар күңеленә!
  Гаепләмә аны, хурлама.
  Өмет чаткылары кинәт югалырлык
  Ялган белән җанын урама.
 
Кагылма син толлар күңеленә,
Уйламыйча, зинһар, шаяртма.
Толлар күңеле - серле диңгез бит ул,
Тынычлана алмый чайпалса.
 
  Кушымта:
  Юк-юк, кагылма син толлар күңеленә!
  Гаепләмә аны, хурлама.
  Өмет чаткылары кинәт югалырлык
  Ялган белән җанын урама.
 
Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле - бәллүр пыяла.
Ихлас күңел белән кагылсаң да,
Саксыз тотсаң, төшеп уала.
 
  Кушымта:
  Юк-юк, кагылма син толлар күңеленә!
  Гаепләмә аны, хурлама.
  Өмет чаткылары кинәт югалырлык
  Ялган белән җанын урама.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam