Виталий Агапов көе, Нәфисә Хәбибдиярова сүзләре
Таң суына бара яшь киленнәр,
Көянтәләр чәчкә-нур гына,
Чиләкләрдә чишмә суы кайтыр,
Суы белән чишмә моңы да.
Кушымта:
Ак бәхетләр тулып кайтса иде,
Зәңгәр чиләк тулы таң нуры,
Әллә инде көянтәгә кунган
Бәхет кошы - бәхет былбылы.
Яшь киленнәр таң суыннан кайта,
Үләннәрдә чык та кипмәгән,
Әкрен генә кояш күтәрелә,
Таң йолдызы әле китмәгән.
Кушымта:
Ак бәхетләр тулып кайтса иде,
Зәңгәр чиләк тулы таң нуры,
Әллә инде көянтәгә кунган
Бәхет кошы - бәхет былбылы.
Авыл киленнәре уңган була -
Атлавыннан була белергә,
Бәхет ачкычлары кайтадыр ул -
Пар чиләкнең суы мөлдерәмә.
Кушымта:
Ак бәхетләр тулып кайтса иде,
Зәңгәр чиләк тулы таң нуры,
Әллә инде көянтәгә кунган
Бәхет кошы - бәхет былбылы. |