Виталий Агапов көе, Фәнәвиc Дәүләтбаев сүзләре
Күтәрелде аккош зәңгәр күлдән,
Күтәрелде кабат төшмәскә.
Давылларга каршы очасы бар,
Төнбоеклар гаеп итмәсләр.
Кушымта:
Аккош булып күтәрелмәс идем,
Алда көтә мине чыңлы юл.
Ачы сагышларга манып язган
Бу, сөеклем, сиңа соңгы җыр!
Күтәрелде аккош моңсу гына,
Күл өстеннән кат-кат урады.
Канатлар да кайчак каерыла,
Катлаулы шул тормыш юллары.
Кушымта.
Зеңләп торды күктә ачы аваз:
Хушлашулар ахры шул булыр.
Аккош - ул мин. Сиңа багышланган,
Ишетәсеңме, бу бит соңгы җыр!!!
Кушымта.
Әй, син төнбоеклы зәңгәр күлем,
Ишетәсеңме аккош авазын?
Сизәсеңме, бәгырьләргә үткән
Хушлашу һәм сөю газабын?
Кушымта. |