Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Син минем өчен туган
Виталий Агапов кәе, Марс Хафизов сүзләре
Яшьлегебез үтеп бара -
Балдак алышкан чаклар.
Синең балдак, минем балдак
Мәхәббәтебез саклар.
 
Кушымта:
Бүләк иткән чәчәкләрнең
Күңелдә ак төсләре.
Гомер үткән саен, артсын
Сөюемнең хисләре.
 
Үкенмәдем иң беренче
«Сине сөям» диюгә.
Мәхәббәттән нурлар сипкән
Күзләреңне сөюгә.
 
Кушымта.
 
Кыен чакта елмайдык,
Сизенми авырлыгын.
Йөрәк тибешенә кушып
Күңелнең сабырлыгын.
 
Кушымта.
 
Кулга-кул тотышып, һаман
Атлыйбыз олы юлдан.
Ходай язган ул ярым - син,
Тик минем өчен туган.
 
Кушымта.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam