Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Моңлы җырым
Виталий Агапов көе, Нәкыя Йосыпова сүзләре
Ничә кышлар үтте,
ничә язлар килде,
Ак күлмәкләр килде киясе.
Сөю бүләк иттең,
мине ялгыз иттең,
Авыр миңа, ничек түзәсе?
 
  Кушымта:
  Сине көтәм, иркәм,
  Көн дә төштә күрәм.
  Ник кайтмыйсың, иркәм,
  яннарыма?
 
Агым сулар булсам,
очар кошлар булсам,
Гизәр идем күкне, диңгезне.
Дөрләп янган күңел
газаплана бүген,
Күрер өчен бары бер сине.
  Кушымта.
Тәүге яшьлегемнең,
тулы бәхетемнең,
Туар таңның син бит йолдызы.
Сөю хисе тулган
назлы йөрәгемнең
Җырланмаган моңлы бер җыры.
  Кушымта.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam