Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Мин сина кайттым
Виталий Агапов көе, Зөләйха Минһаҗева сүзләре
Мин сиңа кайттым, сагынып кайттым.
Яшьлек учагы үзенә таррты.
Безнең учакта ут калган әле,
Син дә ялгыз бит, кит, димә, яме.
 
  Кушымта:
  Чит җиргә бүтән озакка китмәм.
  Күңел шулкадәр сагынган икән.
 
Изге хисләрен без бергә чакның,
һич югалтмыйча, мин сиңа кайттым.
Күңелем шул ук - җырлар бәйләме,
Каршы ал әле, кит, димә, яме.
 
  Кушымта:
  Чит җиргә бүтән озакка китмәм.
  Күңел шулкадәр сагынган икән.
 
Юллар бормалы, берни сорама,
Ниләр булган, дип инде юрама.
Барын да өзеп ташлар көч таптым,
Килче яныма, мин сиңа кайттым.
 
  Кушымта:
  Чит җиргә бүтән озакка китмәм.
  Күңел шулкадәр сагынган икән.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam