Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Күрәчәгем булгандыр
Виталий Агапов көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре
Гөлбакчага кермим инде,
Гөл чәчәге сулгандыр.
Сөйгән ярым ятка калды -
Күрәчәгем булгандыр.
 
  Кушымта:
  Килде болыт, яуды яңгыр,
  Язгы сулар тулгандыр.
  Ялгышларым, сагышларым
  Күрәчәгем булгандыр.
 
Мин кунасы талчыбыкка
Башка кошлар кунгандыр.
Язмышымны сайламадым -
Күрәчәгем булгандыр.
 
  Кушымта:
  Килде болыт, яуды яңгыр,
  Язгы сулар тулгандыр.
  Ялгышларым, сагышларым
  Күрәчәгем булгандыр.
 
Күз алдында якты йолдыз -
Киләчәгем булгандыр.
Киләчәккә ашкынуым -
Күрәчәгем булгандыр.
 
  Кушымта:
  Килде болыт, яуды яңгыр,
  Язгы сулар тулгандыр.
  Ялгышларым, сагышларым
  Күрәчәгем булгандыр.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam