Виталий Агапов кәе, Венера Хәбибрахманова с үзләре
Көтмәгәндә чыктың юлларыма,
Өмет белән карап күземә.
Тик гафу ит, көткән җавабыңны
Бирә алмам - сүзләр өзелә.
Кушымта:
Очып барган сары яфрак төсле,
Сүзләремне тотып аласың.
Шул мизгелнең бер ядкаре итеп,
Күңел түрләренә саласың.
Җанга үткән көзнең салкынлыгы,
Синсез үткән ямьле язларым.
Көзге иртәләрнең нурын алып,
Ник соң шулай мине назладың?
Кушымта:
Очып барган сары яфрак төсле,
Сүзләремне тотып аласың.
Шул мизгелнең бер ядкаре итеп,
Күңел түрләренә саласың.
|