Виталий Агапов көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре
Синең күңел, аһ, ул синең күңел
Минем күңелемнән хислерәк.
Бизмәннәргә салыйк, синме мине,
Минме сине сөям көчлерәк.
Кушымта:
Җитәкләшеп, яшьлек елларының
Әйләнәбез ямьле тугаен.
Яратам, дип әйтер кешең булу -
Бәхет шушыдыр ул, мөгаен.
Синең алда минем йөзем якты,
Тик синеке күпкә яктырак.
Әнкәң сине назлап үстергәндер,
Минем бәхетемә дип юрап.
Кушымта:
Җитәкләшеп, яшьлек елларының
Әйләнәбез ямьле тугаен.
Яратам, дип әйтер кешең булу -
Бәхет шушыдыр ул, мөгаен.
Мине күргәч, синең елмаюың
Минем елмаюдан матуррак.
Киләчәккә барыр юл сайлыйбыз,
Кайсы урау, кайсы турырак?
Кушымта:
Җитәкләшеп, яшьлек елларының
Әйләнәбез ямьле тугаен.
Яратам, дип әйтер кешең булу -
Бәхет шушыдыр ул, мөгаен. |