|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Без икәү
Виталий Агапов көе, Әнәс Исхаков сүзләре
Ул матурлык бу ярларга
Чайпалмый ничек сыйган?
Болытлар кичә елганы
Тәкәббер казлар сыман.
Кушымта:
Аргы ярдан кемдер дәшә,
Ишетмик әле, иркәм.
Бу бит бары безнең дөнья -
Бөдрә тал да без икәү...
Төнбоеклар төнгә каршы
Йокылы башын салган.
Зәңгәр тынлык: өнме соң бу,
Әллә әкияти ялган?
Кушымта:
Аргы ярдан кемдер дәшә,
Ишетмик әле, иркәм.
Бу бит бары безнең дөнья -
Бөдрә тал да без икәү...
Икебезгә, икебезгә
Садәлек, сафлык күпме?
Бөдрә чәчеңне юасың,
Соклансын әле, дипме?
Кушымта:
Аргы ярдан кемдер дәшә,
Ишетмик әле, иркәм.
Бу бит бары безнең дөнья -
Бөдрә тал да без икәү...
|
|
|