Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Ак төнбоек
Виталий Агапов кәе, Гөлнур Вәлиева сүзләре
 
Су буйларында йөримен,
Камышлар шавын тыңлап.
Төшләремә ник кермисең, иркәм,
Сөю җырларын җырлап.

  Кушымта:
  Су буенда ак төнбоек
  Йөзәдер салмак кына.
  Күңелләрем нигә боек,
  Белә тик таллар гына.
 
Су буйларында йөримен,
Сагышларым таратып.
Яннарымда булмасаң да,
Яшим сине яратып.
 
  Кушымта:
  Су буенда ак төнбоек
  Йөзәдер салмак кына.
  Күңелләрем нигә боек,
  Белә тик таллар гына.
 
Су буйларында йөримен,
Синең эзләрең буйлап.
Үтәр айлар, үтәр еллар,
Туймамын сине уйлап.
 
  Кушымта:
  Су буенда ак төнбоек
  Йөзәдер салмак кына.
  Күңелләрем нигә боек,
  Белә тик таллар гына.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam