Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Ак бураннар
Виталий Агапов көе, Роберт Миңнуллин сүзләре
 
Күңел булмый, бураннарга
Чыгып бер бәйләнмәсәм.
Җанда - буран. Ярый инде
Буранга әйләнмәсәм.
Бураннарга буйсынам мин...
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.

  Кушымта:
  Ак урамнар буйлап киләм
  Ак бураннар эченнән.
  Гомеремдә әнә шулай
  Күпме буран кичелгән.
 
Кышның утлы бураннары
Ярсып уйный канымда.
Кызу канлы бураннарны
Тыялмый бер канун да...
Бик риза мин язмышыма,
Бураннар язганына.
Ак бураннар белән барам
Мин якты язларыма.
 
  Кушымта:
  Ак урамнар буйлап киләм
  Ак бураннар эченнән.
  Гомеремдә әнә шулай
  Күпме буран кичелгән.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam