Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Үзең кирәк
Виталий Агапов көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре
Мин бу җирдә сине эзләп йөрдем,
Инде килеп таптым үзеңне.
Җәйләр үтте, соң шул инде, димә,
Кире кума алтын көземне.
 
  Кушымта:
  Кулларыма сузма сары яфрак,
  Чәчәкләр бит әле сулмаган.
  Үзең кирәк миңа, үзең кирәк,
  Очар канатларым сынмаган.
 
Һавалардагы пар аккошлар кебек,
Без очарбыз җылы якларга.
Йә салып кит янган учакларга,
Күңелләрең булса ятларда.
 
  Кушымта:
  Кулларыма сузма сары яфрак,
  Чәчәкләр бит әле сулмаган.
  Үзең кирәк миңа, үзең кирәк,
  Очар канатларым сынмаган.
 
Арабызда әле басма гына,
Насыйп булса күпер, салырмын.
Яннарыңа хәзер чыгам, дисәң,
Кочагыма тартып алырмын.
 
  Кушымта:
  Кулларыма сузма сары яфрак,
  Чәчәкләр бит әле сулмаган.
  Үзең кирәк миңа, үзең кирәк,
  Очар канатларым сынмаган.
 
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam