|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Яшьлегем — ал гөлләрем
Виталий Агапов кәе, Елизавета Сидорова сүзләре
Әкрен генә карлар ява,
Утырам уйга калып.
Үткәннәрне искә алып,
Яшьлегемне сагынып.
Кушымта:
Яшьлегем! Сине сагынам,
Төшләремә керәсең.
Яшьлегем шул үтеп китте,
Кире кайтмас, күрәмсең.
Яшьлек бит ул - матур вакыт,
Ал гөлләргә тиң вакыт.
Яшьлек гомер нигә үтә,
Нигә килә бу картлык?
Кушымта:
Яшьлегем! Сине сагынам,
Төшләремә керәсең.
Яшьлегем шул үтеп китте,
Кире кайтмас, күрәмсең.
Яшьлегеңдә яшьнисең дә,
Барысын да эшлисең.
Картлык гомер бик уңайсыз,
Бик тә көчсез кеше син.
Кушымта:
Яшьлегем! Сине сагынам,
Төшләремә керәсең.
Яшьлегем шул үтеп китте,
Кире кайтмас, күрәмсең. |
|
|