Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Хатлар яздым
Виталий Агапов көе, Нәҗип Мәдияров сүзләре
 
Хатлар яздым сиңа, хатлар яздым,
Йөрәгемә кушып назларны.
Тынычлыгын җуйды минем җаным,
Ник аларга җавап язмадың?
 
Хатлар яздым, хатлар яздым, иркәм,
Аяз хисләр белән сугарып.
Белмим, алар нигә калды икән
Синең тарафларда югалып.
 
Хатлар язам, иркәм, хатлар язам,
Очрашырга мөмкин булмагач.
Җан өшеткеч утлар белән янам,
Ул хатларга җавап алмагач.
 
Өметләнеп җылы хәбәрләргә,
Моңсуланып туа таңнарым.
Яратмавың билгесеме әллә
Хатларыма җавап язмавың?
Өметләнеп җылы хәбәрләргә,
Хатлар яздым, җавап язмадың.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam