Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Җөри сабантуйлары
Виталий Агапов көе һәм сүзләре
Питрауларга кайтам әле
Мин Җөри авылына.
Кайтмыйм, барам, тумаган бит
Мин Җөри авылында.

  Кушымта:
  Җөри сабантуйлары,
  Шаулый Лыя буйлары.
  Җырлап-биеп күңел ачыйк,
  Питрау сабантуйлары.
 
Дуслар җыелышкан бүген
Кала-тау итәгенә.
Әй, кунаклар, керегез сез,
Питрау түгәрәгенә!
 
Кушымта.
 
Шаулый мәйдан, гөрли Җөри,
Кунак кызлары килгән.
Ә уртада иң чибәре,
Питрау гүзәле икән.
 
Кушымта.
 

 

* Мамадыш дусларым: Иван Михайлович һәм Валерий Михайлович Егоровларга, Анатолий Петрович һәм Иван Петрович Ивановларга, Тимофей Александрович Павловка багышлыйм.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam