|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Төнбоеклар бүләккә
Виталий Агапов кәе һәм сцзләре
Иртә таңнан төшәм күлгә,
Төнбоеклар күрергә.
Шушы чәчкәләрне җыеп,
Сиңа бүләк итәргә.
Кушымта:
Төнбоек чәчкәләренә
Сине охшатам, иркәм.
Ул да боек, син дә боек,
Нигә соң шулай икән?
Төнбоеклар ата төнлә,
Ә син кайчан атарсың?
Күңелеңдә көмеш йозак,
Миңа кайчан ачарсың?
Кушымта:
Туган авылым чишмәсенең,
Суларын эчәр идем.
Сөюемне сиңа гына
Сер итеп сөйләр идем.
Чәчләремне дулкынлатып,
Таң җиле исә икән.
Сине күрсәм, шатлыгымнан,
Канатлар үсә икән.
Кушымта:
Туган авылым урамының
Талларын кочар идем.
Сөям, диеп әгәр дәшсәң,
Яныңа очар идем. |
|
|