Виталий Агапов көе һәм сүзләре
Эзләдем, тапмадым,
синең кебек мин
Гүзәл чәчкәләрне җир йөзеннән.
Сиңа кайттым, иркәм, -
талпынып, очып,
Җитешмәдем, соңга калдым мин.
Җитешмәдем, иркәм, -
бәйләгәнсең син
Тормыш юлларыңны башка белән.
Кайтып, каеннарга -
сөялеп еладым,
Серләремне аңа сөйләдем.
Күз яшьләрен сөртеп, -
кулга чәчәк тотып,
Сезне котларга дип, туйга килдем!
Күзләреңдә синең -
моңсу утлар,
Кая китте шаян чакларың? |