Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Саумы, әнкәй
Виталий Агапов көе һәм сүзләре
Саумы, әнкәй, калдың еракларда,
Араларда озын чакрымнар.
Сине уйлап, җылы хатлар көтеп
Узар микән вакыт акрынлап.
  Кушымта:
  Төшләремә әнкәй керер микән,
  Бишек җырын миңа көйләр микән?
  Йомшак кулын куеп башларыма,
  Улым, диеп, мине сөяр микән?
Киттем, әнкәй, чит җирләргә киттем,
Каршымда шомлы Әфганстан.
Бу җирләрне кемнән саклыйбыз соң,
Әллә дустан, әллә дошманнан?
  Кушымта:
  Төшләремә әнкәй керер микән?
  Түз, улым, дип, миңа дәшәр микән?
  Туган җирнең чишмә суларын,
  Эч, балам, дип, миңа бирер микән?
Хәтеремдә, әнкәй, синең миңа
Бәхет теләп әйткән сүзләрең.
Саубуллашып юл чатында калдың,
Яшькә тулган иде күзләрең.
  Кушымта: (1 куплетныкы)
  Елама син, әнкәй, яшьләрең сөрт,
  Китмәдем бит, әнкәй, мәңгегә.
  Вакыт үтәр, кайтыр көннәр җитәр,
  Насыйп булсын сине күрергә.
  Кушымта: (2 куплетныкы)

 

* Кайнешем Данилов Павелга багышлыйм
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam