Виталий Агапов көе һәм сүзләре
Кайтам, дуслар, Аксубайга,
Туып-үскән җиремә.
Мин ашыгам, тик күңелем,
Миннән алда йөгерә!
Кушымта:
Саумы, илем, кайттым сиңа,
Сагындым кырларыңны.
Ничә еллар ишетмәгән
Аксубай җырларыңны.
Күңелкәем, син ашыкма,
Икәү бергә кайтырбыз.
Сагышларны, шатлыкларны,
Көйгә салып җырларбыз.
Кушымта:
Иртә таңнан чыгам әле
Аксубай кырларына.
Моңсуланып мин кушылам
Сандугач җырларына.
Чит җирләрдә күпме йөрдем,
Күпме илләрне уздым.
Кайту көнен, Аксубаем,
Нигә шулай суздым.
Кушымта:
Чәчкәләрне сөя, сөя,
Сокланам болыннарга.
- Хуш яшисең, дип эндәшәм,
Ак зифа каеннарга. |