Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Салкын алан

 Виталий Агапов көе һәм сүзләре

Барам әле, барам, дуслар,
Салкын алан авылына.
Шушы җырны җырлап кайтам
Аның тырыш халкына.
Кушымта:
Салкын алан урманыннан
Чәчәкләр өзсәң иде,
Шушы чәчәкләрдән сиңа
Такыялар үрсәң иде.
 
Сез дусларга җырлармын мин,
Дәртле яшьлек турында.
Кемнәр генә янмагандыр,
Мәхәббәт утларында.
Кушымта:
Салкын алан урманыннан
Чәчәкләр өзсәң иде,
Шушы чәчәкләрдән сиңа
Такыялар үрсәң иде.
 
Төнбоеклар үсә икән
Салкын алан күлендә.
Сезнең җырлар сакланырлар,
Дуслар, минем күңелдә.
Кушымта:
Салкын алан урманыннан
Чәчәкләр өзсәң иде,
Шушы чәчәкләрдән сиңа
Такыялар үрсәң иде.
 
* Якын туганнарым - апам Ольга һәм җизнәм Фәриткә багышлыйм
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam