Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Бакалым — туган ягым
Виталий Агапов көе һәм сүзләре
Ямьле Сөннең буйларында,
Сыенып кочагына,
Тора минем туган авылым -
Оялчан, уйчан гына.
  Кушымта:
  Кайтам әле Бакалыма,
  Сызылып таңнар атканда.
  Сөн буйларын ак томаннар
  Мамык шәлгә япканда.
Чит җирләрнең матурлыгын
Күрмәдем түгел, күрдем.
Тик, авылым, туган якка
Тарта минем күңелем.
  Кушымта.
Ник тартмасын минем күңелем
Туып-үскән ягыма.
Бүләк булсын шушы җырым
Минем газиз халкыма.
  Кушымта.

* Башкортстанның халык язучысы Николай Васильевич (Нәҗип) Асанбаевка, Пётр Ильич Никитинга, Бакалы районындагы дусларыма, туган­нарым Евдокия һәм Алексей Зайцевларга багышлыйм
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam