Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Әнкәй гөле
Виталий Агапов кәе, Мирһади Разов сүзләре
Чит җирләрдә гомер кичерәбез,
Тынгы бирми сагыш йөрәккә.
Сагынганда гына карарсыз, дип,
Гөл җибәргән әнкәй бүләккә.
 
  Кушымта:
  Гөл җибәргән(2) әнкәй, боекмагыз,
  Йөремәгез, диеп, моңаеп.
  Авыр чакта киләм гөл каршына,
  Әнкәй карый сыман елмаеп.
 
Әнкәй гөле һәрчак яшел килеш,
Күз карасы кебек саклыйбыз.
Өебездә шушы гөлдән изге,
Кадерлерәк әйбер тапмыйбыз.
 
Кушымта.
 
Чәчәк ата язлар җиткән саен,
Җаныбызга тула наз, рәхәт.
Үзең кебек безгә бәхет биргән
Гөлең өчен, әнкәй, мең рәхмәт.
 
Кушымта.

 

* Дөргалия апа һәм Шәехабый Фардеевларга, уллары: Фликс, Ринат,
Илшат, кызлары: Зөлфирә, Разия, Венера
һәм шулай ук Илъясова Мәдәния Шәриповнага багышлана.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam