Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Ялгыз ана
Виталий Агапов көе, Зөлфия Нигманова сүзләре
Ялгыз ана. Картлар йортында...
Өмет чаткылары сүнмәгән.
Җан учагын кабызыр утның
Ерак киткәнлеген сизмәгән.
 
  Кушымта:
  Әйтә алмады соңгы сүзләрен,
  Бик еракта улы, кызлары.
  Ялгыз ана картлар йортында...
  Язмыш мәрхәмәтен кызганды.
 
Балаларга биреп барлыгын,
Кеше булсыннар, дип тырышкан.
Бар байлыгы - көмеш чәчләре...
Бәхет тойды микән тормыштан?
 
Кушымта.
 
Яклаучым булыр, дип үстерде,
Тормыш дәрьяларын кичкәндә,
Газиз улы салды башкаен
Хәтәр уен - ерак Чәчәндә.
 
Кушымта.
 
Ике кызын - ике йолдызын
Очырды шул ерак якларга.
Изге хыял утын, өметен
Насыйп иткән Ходай ятларга.
 
Кушымта.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam