|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Әтинең туган көне
Виталий Агапов кәе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре
Әтинең туган көненә
Ел да саен кайтабыз.
Төрлебез төрле ягыннан,
Әтием, дип әйтәбез.
Кушымта:
Оныкларың, йөгреп килеп,
Сине чорнап алалар.
Әни белән синең өчен
Без һаман да балалар.
Һәрбер балаң алып кайткан
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Ләйсән яңгыр булып ява
Сиңа безнең теләкләр.
Кушымта:
Оныкларың, йөгреп килеп,
Сине чорнап алалар.
Әни белән синең өчен
Без һаман да балалар.
Маңгаенда тирән сырлар
Безне уйлап сызылган.
Әти белән күрешәбез,
Куллар кулга сузылган.
Кушымта:
Оныкларың, йөгреп килеп,
Сине чорнап алалар.
Әни белән синең өчен
Без һаман да балалар. |
|
|