Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Эй, Хәлимә, Хәлимә
Виталий Агапов көе, Нәкыя Йосыпова сүзләре
Йөрәгемне басар өчен,
Гармун уйныйм һәр кичтә.
Бу дөньяда минем өчен
Син генә бит фәрештә.
 
  Кушымта:
  Эй, Хәлимә, Хәлимә,
  Кер син минем хәлемә.
  Баскан җирдән ут чыгарам,
  Бирмим сине Сәлимгә!
 
Сиңа дип атап утырткан
Гөлләрем түтәл-түтәл.
Сине сөям, сине көтәм,
Кирәкми миңа бүтән.
 
  Кушымта:
  Эй, Хәлимә, Хәлимә,
  Кер син минем хәлемә.
  Баскан җирдән ут чыгарам,
  Бирмим сине Сәлимгә!
 
Сиңа булган бүләгем -
Сөю тулы йөрәгем.
Янсын, әйдә, синең өчен,
Ялкынына түзәрмен.
 
  Кушымта:
  Эй, Хәлимә, Хәлимә,
  Кер син минем хәлемә.
  Баскан җирдән ут чыгарам,
  Бирмим сине Сәлимгә!

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam