|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Син — гармунчы, мин — җырчы
Виталий Агапов көе, Гөлшат Зшнашева сүзләре
Сөйгән ярың кем, дисәгез,
Гади генә бер кеше.
Гармун уйнау, баян уйнау -
Аның бар белгән эше.
Кушымта:
Син гармунчы, мин җырчы,
Мин җырчы, син гармунчы.
Гармуныңда матур итеп
Гел уйнап кына торчы.
Башка кызларга уйнасаң,
Көнләшүдән үләрмен.
Шул гармуның челпәрәмә
Ватылсын, дип теләрмен.
Кушымта:
Син гармунчы, мин җырчы,
Мин җырчы, син гармунчы.
Гармуныңда матур итеп
Гел уйнап кына торчы.
Башка кызлар җырлаганда,
Гармуныңда уйнама.
Миннән башка бер генә дә
Кыз турында уйлама.
Кушымта:
Син гармунчы, мин җырчы,
Мин җырчы, син гармунчы.
Гармуныңда матур итеп
Гел уйнап кына торчы. |
|
|