Виталий Агапов кәе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Ничә еллар онытырга
Сине теләдем.
Нигә һаман сине күргәч,
Яна йөрәгем.
Кушымта:
Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?
Җәем үтте, барам инде
Сагышлы көзгә.
Өзгәләнәм, ни булды соң,
Ни булды безгә?
Кушымта:
Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?
Язмыш ташладымы безне
Янган утларга?..
Идек башны икебез дә,
Идек ятларга!
Кушымта:
Кабатланмас сөю, саф мәхәббәт,
Яшьлек кире кайтмас, бер үтсә.
Ятларга мин рәнҗемәм дә кебек,
Сөйгәнемне бәхетле итсә... |