Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Миләүшәле күл
Виталий Агапов көе, Нәфисә Хәбибдиярова сүзләре
Күл буенда йөрдем мин,
Балачагымны эзләп:
Су төбендә - яшел үлән,
Яр читендә - су тездән.
 
  Кушымта:
  Әнә зәңгәр күлмәкле кыз
  Күл буеннан йөгерә,
  Баскан эзләренә аның
  Миләүшәләр тезелә.
 
Авылымның зәңгәр күле
Мине хәтерли микән?
Күл тирәли камыш түгел,
Зәңгәр миләүшә үскән.
 
  Кушымта:
  Әнә зәңгәр күлмәкле кыз
  Күл буеннан йөгерә,
  Баскан эзләренә аның
  Миләүшәләр тезелә.
 
Сары чәчәк арасында
Шәмәхә миләүшәләр.
Балачагым булып, миңа
Ерактан эндәшәләр.
 
  Кушымта:
  Әнә зәңгәр күлмәкле кыз
  Күл буеннан йөгерә,
  Баскан эзләренә аның
  Миләүшәләр тезелә.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam