Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Күңелемдә ак буран
Виталий Агапов көе, Гөлфизә Латыйпова сүзләре
Берни күренми урамда
Күз ачкысыз бураннан.
Чыгарсың кебек каршыма
Бураннар кочагыннан.
 
  Кушымта:
  Җырласам - ишетерсең күк,
  Сузсам - кулым җитәр күк.
  Мөлдерәмә хисләремне
  Буран алып китәр күк.
 
Күңелеңдә ниләр бардыр?!
Минекендә - ак буран.
Гүя мин сиңа сыенам,
Буранга каршы торам.
 
  Кушымта:
  Җырласам - ишетерсең күк,
  Сузсам - кулым җитәр күк.
  Мөлдерәмә хисләремне
  Буран алып китәр күк.
 
Бәлки, йөрисеңдер син дә
Ак буранга уралып.
Йөрәкләр бергә типсеннәр -
Китик яңа юл ярып.
 
  Кушымта:
  Җырласам - ишетерсең күк,
  Сузсам - кулым җитәр күк.
  Мөлдерәмә хисләремне
  Буран алып китәр күк.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam