|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Кагылма гөлләремә
Виталий Агапов кәе, Гарәфи Әгъләмҗан сүзләре
Сандугач суга сусаган,
Эчалмый гөлләр чыгын.
Коела көмеш чыклары,
Таңнарда җилләр чыгып.
Кушымта:
Узма янымнан җил булып,
Кагылма гөлләремә.
Шатлык бул, янымда калып,
Туасы көннәремә.
Күзләреңдә шатлык күрәм;
Карадың - җан җылынды.
Гөлләремә кушып үрәм
Сиңа дигән җырымны.
Кушымта:
Узма янымнан җил булып,
Кагылма гөлләремә.
Шатлык бул, янымда калып,
Туасы көннәремә.
Үрим дә тезим юлыңа,
Тургайлар көй чыгарсын.
Эчендә моң тулы тургай
Җырсыз ничек чыдар соң?
Кушымта:
Узма янымнан җил булып,
Кагылма гөлләремә.
Шатлык бул, янымда калып,
Туасы көннәремә.
|
|
|