|
|
Опрос
Проголосовало: 2405
| | |
|
Без — авыл егетләре
Виталий Агапов көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре
Авыр чакта сыгылмаска
Авыл безне өйрәтте.
Ай шикелле ялтыраттык,
Күгәртмәдек көрәкне.
Кушымта:
Без бит авыл егетләре,
Иркә булып үсмәдек.
Көнгә төнне ялгый-ялгый
Эшләдек тә эшләдек.
Сөйдек ярның гүзәлләрен
Иркәләп, назлап кына.
Безнең яшьлек талларына
Сандугач сайрап куна.
Кушымта:
Без бит авыл егетләре,
Уйныйбыз да җырлыйбыз.
Кирәк икән биибез дә,
Ялындырып тормыйбыз.
Дан артыннан да кумыйбыз,
Кызыкмыйбыз байлыкка.
Безнең байлык - җир-су, кояш,
Йолдызлар бар ай юкта.
Кушымта:
Без - авыл егетләре, дип
Горурлансак та ярый.
Калада торсак та, күңел
Авыл ягына карый. |
|
|